Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетләре мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша

Шәһәрнең барлык иман йортларында да матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен махсус тартмачыклар куелды.

Чаллы мәчетләре мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылучы хәйрия чараларына кушылды. Шәһәрнең барлык иман йортларында да матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен махсус тартмачыклар куелды. Алар аша җыелган сумманы хәрби хәрәкәттә катнашучыларга кирәк-яраклар алу өчен сарыф итәчәкләр.

Яр Чаллы мөхтәсибе урынбасары Илдар хәзрәт Зияров редакциябезгә белдерүенчә, шәһәрдәшләребез арасында акчалата гына түгел, ә кием-салым белән ярдәм итүчеләр дә бар. “Күптән түгел бер кардәшебез солдатларыбызга җибәрү өчен 100 пар оек алып килде. Моннан тыш хәләл азык төлек белән дә, нигездә бу ит консервалары,  ярдәм күрсәтүчеләр булды. Аларның барысын да без җыеп, атнага бер тапкыр тиешле урыннарга тапшырабыз. Алар үз чиратында мобилизацияләнүче шәһәрдәшләребезгә илтеп җиткерә”, - дип белдерде хәзрәт.

Моннан тыш, дин әһелләре хәрби хәрәкәттә катнашучыларга догалар җыентыгы да җибәргәннәр. Инде бу атнаның пәнҗешәмбесендә әлеге хәйрия эшләренә  “Хәят” ТР мөслимәләр җәмгыятенең Чаллы филиалы да кушылырга уйлый. Берләшмә рәисе Римма Исхакова сүзләренә караганда, алар шәһәр мәчетләренең якшәмбе мәктәбенә йөрүче ханымнар белән солдатларга җылы оекбашлар бәйли башлаячак.

“Безнең моның өчен барлык кирәк яракларыбыз да бар. Шул ук хәйриячеләр ярдәме белән энәләр, җепләр дә алып куйдык.  3 ноябрьдә Чаллының “Сөембикә” мәчетенә укырга йөрүче апаларыбыз белән очрашып, әлеге изге эшкә тотынырга исәп тотабыз”, - дип белдерде безгә Римма ханым. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев