Чаллы малае бер предприятиене тәкъдим итеп җиңү яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы малае бер предприятиене тәкъдим итеп җиңү яулады

Тимур Хаҗипов «Хезмәт династиясе» номинациясендә җиңде.

Санкт-Петербургта «Транспорт: киләчәк» исемле беренче бөтенросссия балалар фестивале булды. Анда Чаллы малае беренче урын алды.

«Электротранспорт» ҖЧҖ ның эксплуатация бүлеге башлыгы урынбасары династиясе вәкиле Тимур Хаҗипов «Хезмәт династиясе» номинациясендә җиңде. 
Финалга шулай ук Карачевлар династиясе вәкиле дә чыкты. 

Финалистлар өчен Санкт-Петербург буенча экскурсия оештырылды, аларга Ф.А. Пироцкий исемендәге Нева электр транспорты заводын күрсәттеләр. Балалар җитештерү, климатик камерада трамвайларны сынау процессы белән таныштылар. 
Фестивальдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җиңү трамвай бала ана капиталы

Нет комментариев