Ул бәйрәм алдыннан алар белән аралашып, хәлләрен белде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләренң гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырды. Ул Чаллыдан барлыгы 2000нән артык ир-егетнең махсус хәрби операция зонасында икәнен әйтте.
– Без хезмәттәшләребез белән алар янында еш булабыз. Хәлләрен беләбез, кирәк-яраклар илтәбез. Мин район башлыклары белән бергә Мәскәүнең Бурденко исемендәге госпиталенә барып, яраланган хәрбиләр белән очрашам. Бәйрәм алдыннан хәлләрен белеп, ярдәм итәргә телим, – диде ул.
Наил Мәһдиев 22,февральдә госпитальдә яралылар белән сөйләште, хәрбиләргә бүләкләр бирде. "Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез", - диде.
Нет комментариев