Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Шәһәр көне белән котлады!

Яр Чаллыга - 93 яшь.

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Шәһәр көне белән котлыйм! 

Яр Чаллы - уникаль шәһәр. Без барыбыз да легендар Евгений Никанорович Батенчукның атаклы юлларын хәтерлибез: "... КАМАЗ, шәһәр һәм аның шәһәрне формалаштыручы предприятиеләре төзелеше гасыр төзелеше булган. Бу эштә катнашкан һәркем горурланырга тиеш. Мондый шәһәрләр 300 ел эчендә барлыкка килгән - без 20 ел эчендә шәһәр төзедек".

Хәзерге Чаллы - үсеш алган сәнәгать һәм социаль-мәдәни инфраструктура шәһәре. Бүген биредә автомобиль төзелеше, төзелеш, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре уңышлы эшли, катлаулы көнкүреш техникасы чыгарыла, шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, ветераннарга ярдәм күрсәтүгә, яшьләрне һәрьяклап үстерүә аерым игътибар бирелә.

Шәһәребез иҗади режимда эшли. Быел ике яңа мәктәп, балалар бакчасы ачыла, Мәскәү проспекты төзелеше дәвамының беренче этабын, Яр буе паркын төзекләндерү, йортларны һәм социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау тәмамлана. Шәһәр халкы үзен иркен һәм уңайлы хис итсен өчен барысын да эшлибез. Боларның барысында да шәһәр төзүчеләрнең, аталарыбызның һәм бабаларыбызның эшен дәвам итүче, Яр Чаллыны үстерүче һәм ныгытучы шәһәрдәшләребезнең тырышлыгы зур.

Без алга таба да өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыруда масштаблы бурычларны хәл итәргә, шәһәр халкының тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрергә, Чаллыда яшәүче халыклар арасында үзара хөрмәтне һәм дуслыкны сакларга һәм ныгытырга планлаштырабыз.

Хөрмәтле чаллылылар! Бу көнне барыбызга да нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим. Матур шәһәребез өчен яхшырак шартлар тудыру теләге алга таба уңышларга гарантия булыр дип ышанам. Бәйрәм белән, кадерле чаллылылар!

Зур хөрмәт белән шәһәр мэры Н. Г. Мәһдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Яр Чаллы