Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Пятачогында» иң матур күлмәк кемнеке булды?

Бәйрәмдә киемнәре белән аерылып торучы шәһәрдәшләр белән таныштык.

“Шәһри Чаллы” редакциясе тарафыннан оештырылган чираттагы "Пятачок" бәйрәме шаулап, онытылмаслык хатирәләр калдырырлык итеп узды. Бәйрәм башлануга сәхнә яны халык белән шыплап тулды. Югыйсә, атна уртасы гына бит! Иренмичә килгәннәр. Алай гына да түгел, тыпырдатып рәхәтләнеп бииләр, күңел ачалар. “Ничек булдыралар бит!”  дип шаккатып карап торасың. Үзләре дә: “Хәзерге яшьләр бер читтә торсын. Бездәге дәрт-дәрман беркемдә дә юк”, - диләр. Шигем юк. “Пятачок”ка килгән кунакларның һәркайсыннан энергия ташып тора.  Җитмәсә, һәркайсы матур да. Бәйрәмгә иң зывыклы күлмәкләрен генә кигәннәр. 

“Яшьлегемне сагынып киләм”
Кызыл күлмәк, эшләпә киеп, кара күзлектән Хөсәен абыйны күзәтмәгән кеше булмагандыр. Аерылып тора иде ул. Мәйданның уртасына ук чыгып биеде.  Шәһәрдәшебез бер пятачокны да калдырмый икән.

“Яшь чакларда пятачокларны көтеп ала идек. Шунда гомерлек бәхетемне очраттым. Бергә 45 ел гомер итәбез инде. Хәзерге пятачокларга да теләп йөрим. Яшьлегемне сагынып киләм. Бераз олыгайгач арыта, әлбәттә. Әмма монда биеп күңелгә дәрт өстәп китәм мин”, - ди ул. 

“Бакчадан кайтып, “пятачок”ка йөгердем” 

Саимә апа да игътибар үзәгендә булды. Алып баручы Илнур Гомәров аны хәтта пятачокның бизәге дип атады. Аның сыман “модный” киенүче кеше шәһәребездә бик аз. Күлмәкләре аның һәрвакытта да аерылып тора. “Кызылы белән булдым, сарысын да кидем, узган юлы озын яшелдән идем. Бу юлы биергә уңайлы булсын дип кыскасын һәм иң матурын сайладым”, - ди. Ялт-йолт килеп торучы яшел күлмәк, кызыл эшләпә һәм шундый ук төстә аяк киеме. Муенса, алка, беләзекләрен дә онытмаган. Саимә Логинова күпләр өчен үрнәк булырлык ханым. Тормыш аны бик каты сынаган. Юл һәлакәтендә ирен, соңыннан улын югалткан ул. Авариядән соң үзенең дә сәламәтлеге какшаган.  Әмма Саимә апа җыр-моң, спорт белән бөтен авырлыкларны җиңеп чыккан.  Хәзерге пятачокларда да күңелне юатып, рәхәтләнеп күңел ачып, көч җыеп кайтып китәм, ди. 

“Көне буе бакчада булдым. Сарымсак алдым. Өйгә тизрәк кайтып юындып да, пятачокка йөгердем. Яшьлегебез җыр-бию белән бәйле иде бит. Лениногорскта, Әлмәттә, Пермьда торырга туры килде. Анда да пятачоклар уздыра иделәр. Биеп, егетләр белән танышып йөргән чаклар... Эх, сагындыра! Күңелле иде ул чаклар,  - ди ул.  

“Яшь чакта пятачокка йөрмәдем, хәзер йөрим!”
Бәйрәмдә Чаллының оста пешекчесе Зәһинә Гәрәева да бар иде. “Заказларым күп иде. 24 килограмм чәк-чәк өйдем бүген. Бөтен эшләремне ташлап, талпына-талпына килдем инде монда. Яратам! Яраткач, нишлим инде? Яшь чакта пятачокларга йөрмәдем. Менә хәзер йөрим. Ирем дә, шул йөрмәгән көннәреңне тутырып бетерәсең инде дип көлә”, - ди ул. 

Аның ап-ак челтәрле күлмәге дә игътибарны җәлеп итеп тора. Үзе җиңел, үзе матур. Каян сатып алды икән дигән сорау тугандыр күпләрнең. Мондый күлмәк шәһәрдә берәү генә. Зәһинә апа аны үзе бәйләгән. Күлмәкләремнең исәбе юк, ди. Менә шундый җитез ул шәһәребез гүзәл затлары.  

 “Иң чибәр егетләр безнеке була иде”
“Шәһри Чаллы”дан – Пятачок” халык күңелен тиз яулады. Аны якын итәләр. Яраталар. Бәйрәмгә Тукай, Аксубай, Актаныш, Сарман районнарыннан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән дә килүчеләр булды. Әле бу без белгәннәре генә. Мәйдан уртасында көлешә-көлешә биеп торган апаларга игътибар иттем. Бизәнеп-төзәнеп, матур күлмәкләрен киеп килгәннәр. Түбән Камадан икән.  

 “Әле үзебезнең Түбән Кама пятачокларын искә алып торабыз. Ул вакытта да заманына карап матур киенеп йөри идек. Иң чибәр егетләр, иң булганнары безнеке була торган иде. Шундый өмет белән бүген дә килдек (көләләр). Парыбызны тапсак, интервьюны бергәләп бирербез, - ди Әлфия Шәрифуллина. 


“Пятачок" карарга дип Алабугадан килдек!”

Бәйрәмгә заманча киемнәрдән килүчеләр дә бик күп. Халык уңайлылыкны ярата. Люция Шәймәрданованың да үзенә хас стиле: җиңел, яшьләрчә. Ул пятачокны күрергә дип Алабугадан ук килгән.

“Шулхәтле күңелле монда, җанлылык хөкем сөрә. Яшь чаклар искә төште шул. Шушы Җиңү паркына, Гренадага, “Энергетик” мәдәният сараена төшә идек. Яшь чакларда биеп йөргән чаклар сагындыра. Элек гармунга гына бии иде. Магнитофон булса - нинди шатлык! Мондый пятачоклар халыкка бик кирәк. Татар телен үстерүдә, милләтебезне ныгытуда да аның өлеше зур. Туган телебездә аралашып, милли уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтуга ни җитә! Киләсе юлы да киләргә тырышачакбыз”, - ди Люция Шәймәрданова. 

“Шәһри Чаллы”дан – "Пятачок” дәвамлы проект. Киләсе бәйрәм сентябрьдә узачак. Кадерле кунакларыбызны көтеп калабыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы пятачоклары