Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пятачогында шаккаттырдылар

Алып баручылар яңа бәйге уздырды.

“Шәһри Чаллы”дан – пятачок” шаккаттырмаса, бәйрәм була мени ул?! Бу юлы да алып баручылар төрле кызыклы бәйгеләр уздырды. Биетеп кенә калмады, сәхнәгә чыгарып җырлатты да. Татар халык көйләренә “Шәһри Чаллы” газетасы мәкаләләрен укып җырларга куштылар. “Ник чыктым монда дип үкендегезме?” – ди алып баручы Илнур Гомәров. Һич юк! Пятачокка килгән кешеләр кыю, шаян, рәхәтләнеп күңел ача белә.

Сәхнәгә 4 шәһәрдәш чыкты. Саимә апага баянчы Ринат Насыйров шахта көен уйнады. Мәкаләне укып җырлаулары бер дә җиңел түгел шул. Әмма тамашачыларга кызык - эчләрен тота-тота көлделәр. Сәриянең ”Ай былбылым” җыры көенә җырлавы да халык күңелен күтәрде. Тукай районы Татарстан Совхозыннан килгән Руфинә ханымга “Утыр әле яннарыма” җыры көе туры килде. Ничек тырышса да, рифмасын көйгә туры китерә алмады. Әмма халык күңелен барыбер яулады ул. Дүртенче катнашучы Раил “Эх, алмагачлары” көенә җырлап карады. Тырышты егет. Бер сулышта мәкаләне укып җырлап куйды. Тамашачылар аны җиңүче итеп билгеләде. Раилгә “Дом кухни” мебель салоныннан бүләк тапшырдылар. 

Җиңүче белән якыннан танышырга булдык. Раил Гарифуллин - Аксубай егете. 34 яшь. Пятачок турында әти-әнисеннән генә ишетеп белә. Кичәгә беренче тапкыр килгән.  

“Пятачок бәйрәмен беренче тапкыр узып барганда күргән идем. Икенче юлы дустым: “Килеп кит әле, элекке җырлар башкаралар, шуларны тыңларбыз”, - дип чакырды. Килдем. Бик тә ошады. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын башкардылар. Күңел түрләренә үтеп керде”, - ди ул. 

Раил җыр-моңга гашыйк икән. Җыр түгәрәгенә йөрергә хыяллануы турында әйтте ул. Киләсе пятачокларга да киләргә планлаштыра. “Мондый пятачокларның әһәмияте зур. Бүгенге яшьләр өчен андый чаралар күбрәк үткәрелсен иде”, - ди шәһәрдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы пятачоклары