Чаллы постында наркокурьерны тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы постында наркокурьерны тоттылар

Аның машинасында 56 кг мефедрон була.

Чаллының «Тула 1 постында зур күләмдә наркотик белән 47 яшьлек ир-атны тотканнар. Chelny-biz.ru мәгълүматлары буенча, ул 56 кг мефедрон салынган посылканы Ногинсктан Чиләбе шәһәренә илтергә тиеш булган. Тик ЮХИДИ инспекторлары аның кырын гамәленә каршы төшкән: Land Rover машинасын туктатып, тентү үткәргән. Наркокурьерның үзен сак астына алганнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев