Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туенда Алексей Песошин утын ярып күрсәтте

Бәйрәм гөрли.

Авыл капкасы янында татар яшьләре гармунга кушылып җырлый. Аларга карап шәһәрдәшләр дә моңлана. Чаллы Сабан туе һәрчак шулай башлана. Авылдагыча, ямьле итеп. Быел бәйрәмгә ТР хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, күрше район башлыклары да килде. Кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар. Түбәтәй кидертеп, җырлый-җырлый бергә «авыл» буйлап уздылар. Кемнәр генә юк биредә! Чүлмәк ясаучы, шәл бәйләүче, сөлгеләр чигүче... 
Бер почмакта кыр эшләреннән туктаган авыл хуҗалыгы техникасы тора. Икенче якта умарталар тезелеп киткән. Бал кортлары гөж килә. Мәйдан тулы бала-чага. Берсе капчыкта сикерә, икенчесе чүлмәк вата. Йөгерәләр, көрәшәләр, мәш киләләр. 
Бәйрәм кунаклары да бик оста. Алексей Песошин белән мэр Наил Мәһдиев утын ярып күрсәттеләр, авыл мичендә коймагын да пешерделәр. 
Чаллыда 86 милләт вәкиле яши. Сабан туенда һәммәсе катнашты. Кунакларны бәйрәм белән котлап милли биюләрен башкардылар. «Чаллы халкы белән матур», – диеште карап торучылар.
Мәйдандагы театральләштерелгән тамашаны аеруча искәртергә кирәк. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Чаллының 400 еллыгына багышланган иде. Чаллыда беренче төпләнгән кешеләрнең традицияләре, гаилә кыйммәтләре күрсәтелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары, студентлар, иҗади коллективлар – ике меңнән артык кеше катнашты. 
«Бай, якты программа әзерләнгән. Бу шәһәребездә талантлы, актив, көчле рухлы кешеләр яшәвен раслый», – дип ассызыклады мэр Наил Мәһдиев.
Сәхнәдә тантаналы рәвештә шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Чаллыны авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән тәэмин итүче район алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Чаллы Сабантуеның күркәм бизәге, мөгаен, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы булгандыр. Аның сәнгать җитәкчесе – ТР халык һәм РФ атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов. Коллектив күрсәткән җырлы-биюле тамаша алкышларга күмелде. Халыкчан җырлар Сабантуй бәйрәменең тамырларын искәртә, милли хисләребезне көчәйтә. Ә дәртле биюләр кәеф өсти. Айдар Фәйзрахманов – сәнгатьтә югары урыннарны биләгән, талантлы шәхес, Чаллы Сабантуен оештыруга югары бәя бирде. «Без бик күп Сабантуйларда чыгыш ясыйбыз. Саный башласаң, бармаклар да җитәрлек түгел. Ә менә Чаллыныкына җитми берничек тә», – диде ул.

Концерт программасында Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Сиринә Зәйнетдинова, Гүзәл Әхмәтова, Рөстәм Асадуллин, Федор Кузнецов, Лилия Букеева кебек артистлар да катнашты. Төп кунак – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев. Яңгырдан соң бушап калган урыннар шыплап тулды. Адреналин бу көнне бөтенесенә дә җитте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев