Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы судына бер ир-ат пистолет белән килгән

Утлы коралны суд приставы Сергей Язынин тапкан.

Чаллыда Җәмәгать судының 3 һәм 6нчы бүлекләре бинасына бер ир-ат өч патронлы травматик пистолет белән килгән. Утлы коралны судка килүчеләрне карап керткән вакытта суд приставы Сергей Язынин тапкан, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar.

Хокук бозучыга судлар эшчәнлеге тәртибен тәэмин итү буенча пристав күрсәтмәсен үтәмәгән өчен беркетмә төзелгән. Бу төр хокук бозу өчен биш йөздән мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, дип искәрттеләр Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция