Чаллы театрында Минтимер Шәймиев турында спектакль чыга
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында Минтимер Шәймиев турында спектакль чыга

Аны яңа елда тамашачыларга тәкъдим итәргә җыеналар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларны премьералар белән сөендереп кенә тора. Тиздән коллектив Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган спектакльгә репетицияләргә керешә.

Театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева әйтүенчә, спектакль «Хәл бу ки... Минтимер Шәймиев» дип аталачак. Аны театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә. Премьреаны январь аенда чыгарырга планлаштыралар.

Сүз уңаеннан, Татартсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2027 ел Минтимер  Шәймиев елы итеп игълан ителде. Киләсе елның 20 январында Минтимер Шәриповичка 90 яшь тула. 
 


минтимер шәймиев театр мәдәният Олег Кинҗәгулов «Хәл бу ки...»

Нет комментариев