Чаллыда җәмәгать транспортының 80 процентында пассажирлар агымын исәпкә алу системасы эшли
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәмәгать транспортының 80 процентында пассажирлар агымын исәпкә алу системасы эшли

Мэр бу санны 100 процентка җиткерергә кушты.

Чаллы ИТ-паркы эшләгән һәм гамәлгә керткән пассажирлар агымын автомат рәвештә исәпкә алу системасы шәһәрнең җәмәгать транспортында, шул исәптән автобус һәм трамвайларда да, 80 процент эшли.

«Пассажирлар  агымын исәпләү хатасы 3% тәшкил итә. Үз системабызны эшләү предприятиегә транспортка хезмәт күрсәтү һәм җиһазлау чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Предприятие пассажирлар агымын исәпкә алу процессын тулы контрольгә, кирәкле функцияләрне кулланып хисапны оператив рәвештә алу һәм системаны үз ихтыяҗларына туры китереп үстерү мөмкинлегенә ия булды», – диде дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы ИТ-паркы җитәкчесе Айрат Сәгъдиев.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу система барлык транспорт чараларында булырга, ә хаталар 1%тан артмаска тиешлеген искәртте. «Ни өчен системаны транспорт чараларының 80%ында гына урнаштырганнар? Җәмәгать транспорты бар, безгә пассажирларны санау мөһим. Ясалма интеллект, цифрлы трансформация турында сөйләгәндә аның гади нәрсәләрдә чагылыш табарга тиеш», — диде мэр.

 


автобус транспорт казан чикләү

Нет комментариев