Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы чиксез рәхмәтле аңа

Аның җитәкчелегендәге хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә фатирларыбызга һәрвакыт кайнар сулы һәм җылы килә. Моның өчен Чаллы халкы аларга рәхмәтле.

8 сентябрьдә «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зиннәтулла улы Зәйнуллинга 60 яшь тулды. 
Кукмара районында туып-үскән егет Казан инженерлык-төзүчеләр институтында «Су белән тәэмин итү һәм канализация», «Инженер-төзүче» белгечлеге алганан соң үзен коммуналь хуҗалык өлкәсенә багышлый. 

Хезмәт юлын 1984 елда Курган шәһәрендә мастер, слесарь-сантехник белән башлый. 1987 елда Чаллыга кайтып урнаша. Биредә өлкән инженердан башлап хезмәт баскычларының барлык этапларын үтә. Чаллы шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире, бүлек башлыгы урынбсары, «ЗЯБ» префектурасы префекты,  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының  Чаллы буенча департамент башлыгы, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә. 2008 елдан «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры вазифасын башкара. Әлеге предприятие хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә фатирларыбыз  һәрвакыт кайнар сулы һәм җылы. Моның өчен Чаллы халкы аларга рәхмәтле.

Айрат Зиннәтулловичның намуслы хезмәте республика һәм шәһәр җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» билгесе, бик күп Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. 
Айрат Зәйнуллин кайда гына, нинди генә вазифалар биләсә дә, үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарды. Моның өстенә ул олы җанлы, ярдәмчел җитәкче булып калды. Аның ярдәме белән Автозавод районы ветераннары «Шәһри Чаллы» газетасын даими укып баралар. Айрат Зиннәтулловичны Чаллыда журналистлар хезмәтен хөрмәт итүче бердәнбер җитәкче дисәм дә ялгыш булмас. Ул безнең һөнәри бәйрәмебезне беркайчан да онытмый, изге теләкләре һәм бүләкләре белән ихтирамын белдерә.  

Айрат Зиннәтуллович – эшенә яратып баручы һәм өенә атлыгып кайтучы бәхетле язмыш иясе. Ул хатыны Флүзә ханым белән ике кыз тәрбияләп үстерде. «Айрат Зиннәтуллович олыны да, кечене дә, теләсә кайсы һөнәр иясен хөрмәт итә торган изге күңелле кеше. Нинди генә җаваплы урыннарда эшләсә дә юл гадилеген, ихласлыгын югалтмады. Үзе кебек уңган хатыны Флүзә белән ике акыллы, тырыш кыз үстерделәр. Сәламәт булып, балаларының уңышына сөенеп яшәсеннәр», – ди Чаллының мактаулы гражданины Зилә Габидуллина. 

Без, «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы Айрат Зиннәтулловичны күркәм юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, катлаулы хезмәтендә уңышлар телибез. Озак еллар бергә дус булып, бер-беребезне хөрмәт итеп эшләргә һәм яшәргә насыйп булсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау