Чаллы зиратына бушлай автобуслар йөри
Яңалыклар тасмасы

Чаллы зиратына бушлай автобуслар йөри

Алар 30 минутлык интервал белән хәрәкәт итәчәк.

Христиан динен тотучылар Радоница көнен билгеләп үтә. Бу көнне алар бакый дөньяга күчкән туганнары рухларын искә ала, зиратларны чистарта. 
Шул уңайдан Чаллы хакимияте “Молодежное” зиратына бушлай автобуслар бүлеп бирде. Алар иртәнге сәгать 7дән көндезге 3кә кадәр “Пединститут” тукталышы – Минзәлә тракты, 29К, “Молодежное” зираты маршруты буенча 30 минутлык интервал белән йөриячәк.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автобуслар

Нет комментариев