Чаллыда 107 йортка капиталь ремонт ясалачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 107 йортка капиталь ремонт ясалачак

«Фасадларны яңарту, түбәне алыштыру кебек эшләрне җәй көне башкарсак, сыйфат югары булачак», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Чаллыда торак йортларга капиталь ремонтны 2023 елның беренче сентябренә тәмамларга җыеналар. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 

– Сату нәтиҗәләре буенча «Твой дом» һәм «Волгопромстрой» предприятиеләре белән килешү төзелде. Быел 107 торак йортка 1 млрд 300 мең сумлык капиталь ремонт ясалачак. Барлыгы 207 төрле эш башкарылачак. Төзелеш материаллары алынды, аларны йортларга илтәбез. Капиталь ремонтны башларга һәм беренче сентябрьгә кадәр тәмамларга  бернәрсә дә комачауламый, – диде ул. 

«Капиталь ремонт эшләрен иртәрәк башларга дигән сүзне тормышка ашырасыз.  Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фонды, үзебезнең хезмәтләр тиешенчә эшләде. Фасадларны яңарту, түбәне алыштыру кебек эшләрне җәй көне башкарсак, сыйфат югары булачак», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса

Нет комментариев