Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 12 яшьлек кыз югалды

Бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел.

Чаллыда 12 яшьлек Альмира Атнагулова өенә кайтмаган. 1нче февраль көнне аның 49/04 йортындагы 34нче мәктәптән чыгуы билгеле. Бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел. 

Кыз баланың буе 150-155 см, ябык, чәчләре караңгы төстә, күзлек кия. Өстенә кара куртка, шакмаклы шарф, көрән төстәге башлык, кара ботинка кигән булган.

Әнисенә кичке 6да мин кайтам дип шалтыраткан. Хәзерге вакытта кызның телефоны "недоступен". Социаль челтәрләдә Альмира дус кызлары белән телефон аша элемтәгә чыккан, дигән хәбәр таралды. Тик мәктәп директоры моны расламады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев