Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 336 меңнән артык кешегә гриппка каршы вакцина ясатырга кирәк

Илгизәр Бариев: «Вакцина – авыруларны җиңү, чирне йоктырган очракта җиңел үткәрү өчен бердәнбер нәтиҗәле чара», – дип, шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. Шифаханәләрдә әлегә чират юк.

Коронавирус белән авыручылар саны узган атнага караганда 291 кешегә арткан. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә,  бу лабораториядә расланган күрсәткечләр генә. Чынлыкта авыручылар саны күбрәк. Белгечләр вакцина ясатсаң, бу авыруны өзлегүләрсез үткәреп була дип саныйлар.

Чаллыда шулай ук кискен респиратур авырулар да, соңгы еллардагы күрсәткечләрдән 9%ка арткан. Шәһәрдә план буенча 336 396 кешегә гриппка каршы вакцина ясатырга кирәк. Алар арасында – 5137 студент, 8500 – 65 яшьтән узган өлкәннәр, 293 –  хәрби хезмәткә чакырулычы егет, 800 – йөкле хатын, 46 000 хроник авырулары булган кешеләр бар. 

Шәһәрдә коронавируска һәм гриппка каршы вакцина җитәрлек. Табиблар аны сентябрь-октябрь айларында ясатырга киңәш итәләр. Илгизәр Бариев: «Вакцина – авыруларны җиңү, чирне йоктырган очракта җиңел үткәрү өчен бердәнбер нәтиҗәле чара», – дип, шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. Шифаханәләрдә әлегә чират юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек