Чаллыда 72 яшьлек ир-атның баш миеннән зур шеш алдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 72 яшьлек ир-атның баш миеннән зур шеш алдылар

Аны хастаханәгә авыр хәлдә алып килгән булалар.

72 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм хастаханәсенә бик авыр хәлдә эләгә. Ул аңын югалту дәрәҗәсендә була, куллары хәрәкәтләнми, сөйләме аңлашылмый башлаган була. Симптомнары инсульттагы сыман. Чынлыкта алай түгел. Баш миендә зур шеш ачыклана. Аны МРТ үткәреп беләләр. Табиблар озакка сузмый - пациентны операциягә алып кереп китә.

“Шеш шул ягы белән куркыныч: аны симптомнары сизелми. Үсә башлагач кына үзен белдерә, баш миенең мөһим структураларын кыса башлый”, – ди БСМП нейрохирургы Оксана Карпова. 

Операция 5 сәгать дәвам итә. Баш мие күзәнәкләрен җәрәхәтләмичә, табиблар шешне алуга ирешә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БСМП табиблар

Нет комментариев