Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 81 яшьлек әби штангалар күтәрә – видео

Аңа Азия рекордсмены титулы бирелде.

81 яшьлек Нәзимә Закировага күпләр көнләшерлек. Шәһәрдәшебез авыр штангалар күтәрү буенча "RUBIN  POWER" чемпионатында ике алтын медаль яулады. Штангалар авырлыгы - 25 һәм 35 кг. Нәзимә Закировага Азия рекордсмены титулы бирелде.

"Моңарчы бөтенләй штанга күтәргәнем булмады. Әлеге спортка мине армреслинг остасы Фәнис Нуретдинов чакырып китерде. Берничә тапкыр әзерләнеп, шундый үрләр яуладым. Хәзер спорт белән ныклап шөгыльләнәм. Атна саен тренировкаларга йөрим", - дип сөйләде Нәзимә Закирова. 

Искәртергә кирәк, көчле спортчыбыз әле чаңгы, йөзү, шахмат һәм теннис белән дә мавыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт