Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда азартлы уен салоннары оештыручыны тоттылар

Аңа ярдәм итүдә тагын 2 кеше гаепләнә.

Чаллыда “җиңел” генә бизнес корырга теләүче ир-ат эзенә чыктылар. Ул май аенда, бинаны арендага алып, азартлы уен салоны оештыра. Ярдәмгә администратор яллый. Салонга телефоннан шалтыратып кына килә торган булалар. Тик бизнес озакка бармый. Хокук сакчылары егетләр эзенә тиз чыга.

Шуңа да карамастан, мондый бизнестан Чаллы егете баш тартмый. Бер ай да үтми, шундый ук уен салонын ул Шамил Усманов урамындагы бинада ача. Администратор итеп бу юлы хатын-кызны билгели. Полиция хезмәткәрләре барыбер салонны эзләп таба. 

Уен салоннары оештыручыга һәм администраторларга карата җинаять эше кузгатылды, дип белдерде ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Аларның эше судта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять