Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бармагын өздергән ир-атка пластик операция ясадылар

«Пациентның икенче бармагыннан тиресен алып зарарланганына күчереп тектек», - ди табиб Гали Хуҗин.

Снегоход чылбырына эләктереп, бармагының өчтән бер өлешен өздергән ир-атка БСМПда катлаулы операция ясадылар. Табиблар алдында кулның барлык функцияләрен саклап калу гына түгел, ә  җитешсезлекләрне төзәтү бурычы да торды, ди хастаханәнең матбугат хезмәте. Мондый операцияләрне тәҗрибәле табиблар гына үткәрә. Чөнки кан йөреше туктап, некроз башланырга мөмкин. Операциягә травматолог-ортопед Гали Хуҗин алына. Ул эпонхиаль пластика үткәрә. 

"Без пациентның икенче бармагыннан тиресен алып зарарланганына күчереп тектек. Операция уңышлы үтте. Тиренең тулысынча ябышуына 3 атна вакыт кирәк булды. Соңыннан җитешсезлекләрне бетердек", - ди табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев