Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бозлы яңгырдан 50дән артык кеше зыян күрде

Барлыгы соңгы ун көндә БСМПның травматология бүлеге табиблары 435 кешегә медицина ярдәме күрсәткән.

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә (БСМП) кичә кич 95 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 50се бозлавыкта таеп егелып, кул-аякларын имгәткән. 

Барлыгы исә соңгы соңгы ун көндә БСМПның травматология бүлеге табиблары 435 кешегә медицина ярдәме күрсәткән. “Алар арасында яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар. Тик сөякләре сынучыларның күпчелеген пенсия яшендәгеләр тәшкил итә”, - дип белдерде редакциябезгә хастаханәнең матбугат хезмәте белгече Айгөл Солтанова.

Моны истә тотып белгечләр бозлавык аеруча көчле булган көннәрне урамга чыгудан тыелып торырга киңәш итә һәм кышын әлеге киңәшләргә колак салырга өнди:

- бозлавыктан бару котылгысыз икән, ашыкмый гына, тезләрне ярым бөккән хәлдә, аяк табанына нык басып бару кирәк. 
- куллар мөмкин кадәр буш булырга тиеш, кесәгә тыгарга һич ярамый, бу, егылган очракта, имгәнү ихтималлыгын арттыра. 
- егылуыгызны сизсәгез, ян кырыегызга егылырга тырышыгыз, чөнки аркага, ягъни чалкан төшсәң, умырткалыкка һәм баш миенә зыян килергә мөмкин.

фото: Айгөл Солтанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек