Чаллыда фаҗига: иртән торуына хатыны үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фаҗига: иртән торуына хатыны үлгән

Аның тәнендә кыйнау эзләре бар.

Чаллы фатирында 69 яшьлек хатын-кыз мәете табылды. Тикшерү барышында аның бер көн элек үлүе ачыкланды. Тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр. Аеруча башына зыян салынган, кабыргалары сынган.

Шик астында – аның 70 яшьлек ире. Фаҗига көнне алар бергә исерткеч эчемлекләр кулланганнар. Араларында тавыш чыгып, ир-ат хатынын каты кыйнаган һәм соңыннан йокларга кереп яткан. Иртән торуына – тормыш иптәше үлгән. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-атка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев