Чаллыда яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачыла

Әлеге медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелде. Аның төзелешенә 8 млн сумнан артык акча тотылды.

Чаллының 71нче микрорайонындагы «Залесный»  фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар кайтарылды. Яңа медицина җиһазлары ярдәмендә авырулардан анализлар алырга  вакцина ясарга диспансерлаштыруның беренче этабын үткәрергә,  ЭКГ һәм башка дәвалау-тикшерү эшләре алып барырга була. 
Хәзерге вакытта ФАПны төзү-монтаж, бизү эшләре тәмамланган. Җиһазлар урнаштырылган. Пункт тирәсен төзекләндерү дәвам итә.  
Әлеге медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелде. Аның төзелешенә 8 млн сумнан артык акча тотылды. ФАП 7нче шифаханәнең бүлекчәсе буларак эшләп, 71нче һәм якын тирә микрорайннарда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев