Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фермерлар өчен уңай шартлар тудырачаклар

Ярминкә мәйданнарын үзгәртеп ясарга планлаштыралар.

«Төзүче» стадионы һәм Ипподром янындагы ярминкә мәйданы төзекләндерелә. Биредә җиһазланган ябык павильоннар төзергә, яңа асфальт җәергә планлаштыралар. Моның өчен 41,4 млн. сум акча тотылачак.

– Якын-тирә районнардагы авыл хуҗалыгы уңганнарына шәһәр халкын арзан бәягә сыйфатлы һәм экологик яктан чиста азык-төлек белән тәэмин иткән өчен рәхмәт, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Без сатучыларга һәм сатып алучыларга уңайлы шартлар тудырырга дигән карар кабул иттек. «Төзүче» стадионы һәм ипподром янындагы ярминкәләргә халык ияләште. Шуңа күрә бу урыннарны төзекләндерү өчен республика җитәкчелегеннән өстәмә ярдәм сорадык. Республика шәһәргә 40 млн. сум акча бирде. Ярминкә мәйданнары барлык таләпләргә туры килерлек итеп яңартылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка сельхозпродукция