Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике хәрбине соңгы юлга озаттылар +фотолар

Артур Сәлимов белән Олег Колчерин Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Бүген Чаллыда Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган ике хәрбине: Артур Сәлимов белән Олег Колчеринны соңга юлга озаттылар. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Артур Сәлимовның әти-әнисе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. «Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Артур саклаучы позициясен сайлады һәм хәрби бурычын ахырга кадәр үтәде. Антка тугры калып, батырлыгы белән аерылып торды. Артур Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде. Шундый хәрбиләр үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә», – диде мэр матәм чарасында. Артур Марат улы 1989 елда Чаллыда туган, 9нчы урта мәктәпне тәмамлаган, 2011-2012 елларда Россия армиясендә хезмәт иткән.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов Тукай районының Новый бистәсенә Олег Колчеринны соңгы юлга озатырга барды. «Бүген без махсус хәрби операция вакытында яу кырында һәлак булган чын каһарман белән хушлашабыз. Олег Георгиевич хатын-кызлар, картлар һәм балаларның яшәүгә хокукын, илебез турында тарихи гаделлекне саклар өчен китте. Ул  кешелек һәм хәрби бурычын үтәде. Аның турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Батырга мәңгелек дан», – диде ул. 
Олег Георгиевич 1983 елда Чаллыда туган. 2005-2007 елларда хәрби хезмәттә булган. 
Хәрбиләрне орудия залпы астында соңгы юлга озаттылар.  Аларның исемнәре «Ватан-ана» мемориал комплексына уелып язылачак. 
Шәһәрдәшләребезне соңгы юлга озату чыгымнарын башкарма комитет үз өстенә алды. 
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция