Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы белгечләрне ачыкладылар

Аларга ялга бару өчен юллама бүләк иттеләр.

«КАМАЗ» ГАҖнең двигательләр заводында җиде һөнәр буенча иң осталарны ачыкладылар. 
Һөнәри осталык бәйгесендә 35 яшькә кадәрге 39 кеше катнашты.

Ярышлар башланыр алдыннан Двигательләр заводы директорының персонал буенча урынбасары Владимир Естюнин белән баш технолог Андрей Чекмарёв катнашучыларга уңышлар теләде.

Конкурсантлар теоритик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр. Аннары 7 белгечлек буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Слесарь-ремонтчы Илшат Гыйззәтов, электромонтёр Илнар Балтаев, слесарь Альбина Минсәгыйрова, термист Филюс Факаев, станоклар көйләүче Раил Шәмсетдинов, инженер-технолог Марат Мотыйгуллин һәм Олег Чернецкий җиңүче булдылар. Аларның барсын да  Геленджикка туристик юллама белән бүләкләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь белгеч камаз завод предприятие иң осталар