Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көнкүреш техникасы карагын тоттылар

Хокук сакчылары аны фатирында кулга алды.

Вакыйга ГЭС бистәсендә урнашкан көнкүреш техникасы сәүдә үзәгендә була. Кичке якта кибеткә 40 яшьләр тирәсе ир-ат килә. Ул 10 минут эчендә вертикаль суыткыч һәм мультипешекче техникасын урлап чыгып китә. Сәүдә үзәге администраторы хокук сакчыларын чакырта. Видеокамералар ярдәмендә каракның эзенә чыгалар. Полиция хезмәткәрләре аны фатирында кулга ала. Ул суыткычны кире кайтара. Мультипешекче техникасын урамда кешегә сатуы турында әйтә. 
Тоткарланган ир-ат моңарчы да 6 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Тиздән тагын суд утырышы булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урлау