Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияцияләнүчеләрне ике салымнан азат итәләр

Иң мөһиме: милек хәрбинеке яисә аның гаилә әгъзасыныкы (хатыны, баласы, ата-анасыныкы) булырга тиеш.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән ир-егетләрне милек һәм җиргә аренда салымыннан азат итү турында финанс идарәсенә документ әзерләргә кушкан иде. Әлеге документ буенча  27 октябрьдә Шәһәр Советы  комиссияләре утырышында фикер алышу булды. Депутатлар әлеге карарны якладылар.

«Һәр салым буенча берәр объектка ташлама биреләчәк. Ягъни мобилизацияләнгән кеше Чаллы чигендәге бер җир участогына һәм бер милеккә салым түләүдән азыт ителә. Иң мөһиме: милек хәрбинеке яисә аның гаилә әгъзасыныкы (хатыны, баласы, ата-анасыныкы) булырга тиеш», –  ди шәһәр Советы депутаты Руслан Нигматулин.

Әлеге документ Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә расланырга тиеш. Сессия ноябрь башында булыр дип планлаштырыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев