Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә транспортта йөрү өчен акча күчерә башлыйлар

«Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Егетләребезгә, аларның гаиләләренә ни кирәк – барысын да эшлибез», – диде шәһәр мэры.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, өлешчә мобилизация кысаларында, Казанда хәрби өйрәнүләр үтүче ир-егетләр белән очрашты. Ул танк училищесында булды, «Казан Экспо»да резервистлар белән сөйләште. 

«Яшәү шартлары белән таныштым. Хәлләрен сораштым. Чаллы егетләренең кәефләре ирләрчә эшлекле, күтәренке. Чәй, кофе, тәм-томнар, җылы носкилар, резин итекләр, махсус инструментлар тапшырдым», – диде ул хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә. Ул дүшәмбедән хәрбиләрнең гаиләләренә җәмәгать транспортында йөрү өчен акча күчереләчәген дә хәбәр итте. 

Шулай ук Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән һәм ирекле рәвештә киткән егетләрнең гаиләләренә һәр көнне тәүлек буе кирәкле ярдәмне күрсәтергә кирәклеген дә искәртте. Ял көннәрендә ир-егетләрнең гаиләләренә Казанга бару өчен транспорт белән тәэмин итәргә, озата барырга кушты.
«Ерактагылары янына эшлекле сәяхәткә баруымны дәвам итәм. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Тылда эшне туктатмыйбыз, егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ни кирәк – барысын да эшлибез», – диде ул.   

Ул эшмәкәр Рөстәм Гатин һәм аның командасының Лисичанскида җирле халыкны ашатуын да уңай бәяләде. «Азык-төлекне, савыт-сабалар һәм башка кирәк-яракларны  шәһәр казнасыннан бүленгән акчага җыеп җибәрәбез», – диде мэр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт