Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизациянең беренче этабы тәмамланды

Хәрби хезмәткә китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә.

«Шәһәрдән барлыгы 800дән артык ир-егет махсус хәрби операциягә озатылды. Аларга 20шәр мең сум акча һәм кирәк-яраклар тутырылган капчыклар бирелде. Чаллыда мобилизациянең беренче этабы тәмамланды», – дип хәбәр итте шәһәр мэры хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә.

Наил Мәһдиев район башлыкларына мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә барып, хәлләрен дә белергә кушты. «Без хәрбиләрнең гаиләләрен ярдәмсез калдырмыйбыз. Октябрь аеннан башлап, аларның балалары мәктәпләрдә бушлай туклана, балалар бакчаларына һәм түгәрәкләргә бушлай йөри. Якын арада аларны салымнардан азат итү турында да карар кабул ителәчәк. Моннан тыш, җәмәгать транспортында йөрү өчен акча да биреләчәк. Бу ярдәм «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә дә кагыла. КАМАЗ, Катыргы-кәгазь комбинаты, ТЭМПО һәм башка предприятиеләр хәрби операциягә киткән үз эшчеләренә ай саен акча да түләп торачак. Моннан тыш, хәрбиләргә гуманитар ярдәм дә җибәрдек. Бу эш дәвам итә», - диде шәһәр мэры. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт