Электросамокатчы «зебра» алдыннан транспортыннан төшмәгән.
Чаллыда «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе электросамокаттагы яшүсмерне бәрдерде. Һәлакәт 12 ноябрьдә Хөсәен Ямашев бульварында килеп чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, 28 яшьлек йөртүче Муса Җәлил проспектыннан Столбовая урамына таба барган.
Ул куркынычсыз тизлек сайламаган һәм KUGOO маркалы электросамокатгы 15 яшьлек яшүсмергә бәрелгән. Яшүсмер юлны җәяүлеләр кичүе аша чыккан, әмма кичүгә җиткәч, самокаттан төшмәгән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары караган һәм хастаханәгә илткән. Тикшерүдән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер инспекторлар һәлакәтнең сәбәпләрен тикшерә.
Нет комментариев