Җырчы белән әңгәмәдән өзек.
Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев озак тәнәфестән соң Чаллыда концерт куя. Шул уңайдан ул редакциябезгә кунакка килде. Илназ татар халкына Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Мансур Шиһапов, Рәкыйп Гаффаров һәм башка талантлы егет-кызлар бүләк иткән Балык Бистәсе Олы Солтан авылы егете. Җырчы белән әңгәмәбез аны бүгенге көчле рухлы шәхес дәрәҗәсенә җиткергән тәрбиядән башланды.
– Без хезмәт тәрбиясе белән үскән балалар. Әтиебез гадел, кырыс булды. Кырыс димәс идем, җәлләмичә эшләтеп дөрес тәрбия биргән. Элек законнар әти-әни, әби-бабай, абый-апалар ягында иде бит. Хәзер киресенчә законнар балаларны яклый. Алай гына да түгел, хәзер балаларга түгел үзебезгә дә эш юк. Бөтен эшне техника башкара…

Әтиемнең вафатына 6 ел тулды. Сагынып искә алам. Зур хәрефләр белән языла торган Мөхәммәтгалим улы Рәшитнең урыны җәннәттә булсын. Әлбәттә балачакта әтигә карата төрле уйлар килә иде. Әнигә: «Әни аерылыш инде, рәхәттә, тынычта яшик», – дигән чаклар да булды. Әти безгә мәктәптән кайткач ике-өч битлек эш исемлеге әзерләп куя иде.
Эшләмәсәк, исемлек язылган кәгазьне башта ашата иде, аннары төнлә эшләтә иде. Без әти-әни назын тоеп үсмәдек. Әмма үзем әти булгач, ата кешенең баласына начарлык теләмәвен, авырлыкларны җиңәрлек итеп чыныктырып үстерүен аңладым. Әти безне беркайчан да җәлләмәде. Берәр атна сарайда бикләп ашатмыйча да тота иде. Әни качып кына су бирә иде. Бу кадәр үк кырыслык кирәк тә булмагандыр. Шуңа да карамастан, без 4 бала әти-әниебезгә бик яхшы тәрбия өчен рәхмәтле. Әниебез исән-сау, бүгенге көндә Балык бистәсе районы Олы Солтан авылында җылы, якты өендә рәхтләнеп яши. Мин аны Аллаһ йорты дип саныйм... Без әни янына кайтып йөрибез.
Әңгәмәнең тулы вариантын «Шәһри Чаллы» газетасыннан һәм сайттан укырсыз.
Фотолар Илназ Минвәлиевтан алынды.
Нет комментариев