Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы (Минцифры) элемтә тармагын үстерү стратегиясенә тиешле төзәтмәләр әзерләгән.
Стратегиягә бу чараларны кертүне «Россия тапшырулар һәм хәбәр итү челтәрләре» (РСВО) акционерлык җәмгыяте тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта илдә чыбыклы радио хезмәтен ике оператор гына күрсәтә. Алар – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастопольдә эшләүче РСВО, шулай ук төбәкләрдә хезмәт күрсәтүче «Ростелеком».
Документ авторлары фикеренчә, «геополитик билгесезлек» һәм киеренке вазгыять шартларында элемтә челтәрләрендә зур өзеклекләр булырга мөмкин. Радионокталар исә шундый гадәттән тыш хәлләрдә дә халыкка мөһим мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Беренче чиратта күпфатирлы йортлардагы челтәрләрне саклап калу һәм яңарту күздә тотыла. Министрлык мәгълүматларына караганда, ил халкының якынча 70 проценты нәкъ менә шундый йортларда яши. Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев