Хезмәткәрләргә вакцина ясатырга кирәк
Яңалыклар тасмасы

Хезмәткәрләргә вакцина ясатырга кирәк

Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары әйтте.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренә гриппка каршы актив рәвештә прививка ясатырга чакырды. 

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина:

«Коллективлардагы алтмыш яшьтән узган кешеләргә беренче чиратта прививка ясатырга кирәк. Болар – сезнең хезмәткәрләрегез, коллегаларыгыз, һәм, әлбәттә, алар авырып китсә, өстәвенә берәр очрак аяныч нәтиҗәләргә китерсә, бер дә күңелле булмаячак», – диде. 

Авдонина эшчәнлек төре буенча грипп йоктыру куркынычы янаган төркемнәр турында искәртте. Аларга түбәндәгеләр керә: медицина хезмәткәрләре; мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр; хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр; автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре; терлекчелек хуҗалыкларында эшләүчеләр.

«Вазгыять тыныч булса да, без кош гриппы турында да онытырга тиеш түгел. Зур кошчылык фабрикалары һәм кошчылык фермалары хезмәткәрләре, шулай ук ярдәмче хуҗалыкта кош-корт үрчетүчеләр прививка ясаткан булырга тиеш», – дип өстәде Любовь Авдонина.
 


вацина

Нет комментариев