Татарстан Цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында кабат беренче урынны алды
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында кабат беренче урынны алды

Татарстан Республикасы 2026 елда цифрлы трансформация программаларын үтәү буенча беренче урынны яулады.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко РФ субъектларының һәм федераль ведомстволарның цифрлы трансформациясе җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкләрнең эшен 35 күрсәткеч буенча бәяләгәннәр, алар арасында импортны алыштыру, киберкуркынычсызлык, дәүләт хезмәтләрен үстерү, «МАКС» мессенджеры сервислары һәм башкалар бар. Татарстан шул исәптән челтәрне киңәйтү буенча да алдынгы позицияне биләде. Быел республикада 1100дән артык мобиль элемтә база станциясе төзеләчәк, шуларның 79ы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авылларда урнаштырыла. Шулай ук Татарстанда барлык уку йортлары Wi-Fi һәм күзәтү белән тәэмин ителгән.

Татарстанда ИТ-тармакка ярдәм итүгә зур игътибар юнәлтелә. 2026 елның беренче яртыеллыгында республика бирелгән ИТ-ипотека күләме буенча илдә өченче урынны алды. Бу вакыт эчендә ИТ-белгечләр гомуми күләме 3,7 миллиард сумлык 450дән артык кредит рәсмиләштергән. ИТ-компанияләр шулай ук кITык төбәк программасы буенча салым ташламалары алырга мөмкин. «Керемнәр» маддәсе буенча стандарт 6 процент урынына оешмалар 1 процент түлиләр. «Керемнәр минус чыгымнар» маддәсе буенча ставка 10 проценттан 5 процентка кадәр кими.

Татарстан «МАКС» мессенджеры сервисларын гамәлгә керткән өчен дә югары бәя алды. Алар ярдәмендә республика халкы көндәлек бурычларны бер тәрәзәдә хәл итә ала.

Әлеге цифрлы сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты бурычларына җавап бирә.

Моннан тыш, республиканы ясалма фәһемне гамәлгә кертү ягыннан билгеләп үттеләр. Дәүләт хезмәткәрләре инде «ГосПромпт» ЯФ-платформасы нигезендә 200дән артык цифрлы ярдәмчене куллана, алар көн саен презентацияләр җыя, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлый һәм хисаплар әзерләргә ярдәм итә. Параллель рәвештә «Педагог ассистенты» сервисы укытучыларны көндәлек бурычлардан азат итә һәм тестлар булдыруны, өлгерешне анализлауны, шәхси биремнәрне сайлап алуны үз өстенә ала.

«Цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында беренче урын - безнең эшебезгә федераль дәрәҗәдә югары бәя бирү генә түгел, ә барыннан да элек республика командасының бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Татарстанда без инде күптәннән барлык төп тармакларны – сәламәтлек саклау һәм мәгарифтән алып төзелешкә һәм авыл хуҗалыгына кадәр - берәмләп автоматлаштырудан комплекслы цифрлы трансформациягә күчтек.

Безнең уңышның төп күрсәткече - халык һәм бизнес эшен җиңеләйтү. Бүген ясалма фәһем нигезендә сервислар актив үсә, ә безнең республика илебезнең алдынгы ИТ-чишелешләрен гамәлгә кертү өчен төп мәйданчык булып кала. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка цифрлы башлангычларга даими ярдәм иткәне, шулай ук федераль үзәккә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Илья Начвин.


цифрлаштыру

Нет комментариев