Чаллыда Санкт-Петербург табибы эшли
Аңа фатир да бирделәр.
Кама балалар медицина үзәге яңа белгеч белән тулыланды. Санкт-Петербургтан медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы һәм уролог-андрологы Шохрамазон Ганиев күченеп килде. Табибка яшәү өчен фатир да бирделәр.
«Шәһәр, җитәкчелек, КДМЦның баш табибы да уңай тәэсирләр калдырды. Зур йөрәкле кеше. Клиника үссен өчен илнең төрле почмакларыннан белгечләрне җәлеп итә», – ди табиб.
Шохрамазон Ганиев 17 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Кешеләрнең сәламәт булуын теләп, бу һөнәрне сайладым, ди.
«Дәвалау факультетын тәмамлагач, хирургия юнәлешен сайладым. Ни өчен балалар белән эшлим? Чөнки алар эчкерсез, рәхмәт белдерүчән. Хастаханәгә эләккән һәр балага үземнең балаларыма сыман карыйм. Шул вакытта алар тизрәк сихәтләнә», – ди белгеч.
Искәртергә кирәк, Чаллыга Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 26 табиб хезмәт торагы алды. Моннан тыш, социаль ипотеканы каплау өчен республикадан 800 мең сум, шәһәрдән 200 мең сум бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев