Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 459 гаиләгә торак төзелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 459 гаиләгә торак төзелә

Алар кайчан файдалануга тапшырылачак?

Чаллының 78нче комплексында социаль ипотека прогрммасы буенча 3 күпкатлы йорт төзелә. Бу – 459 гаилә яңа фатирлы була дигән сүз.
Хәзерге вакыта Дәүләт торак фонды заказына социаль ипотека программасы буенча 6 яңа йорт төзелә. Алар Җиңүнең 40 еллыгы урамы ягында, «КАМАЗ» спорт комплексы янында булачак.
Биредә 78/10, 78/11  һәм  78/12 йортларына субай сугыла башлады. Тиздән 18 катлы йортлар барлыкка киләчәк. Бу йортларны киләсе елга файдалануга тапшырырга җыеналар. 
Иртәрәк төзелә башлаган йортларны быел файдалануга тапшырачаклар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Социаль ипотека Торак төзелеше

Нет комментариев