Чаллыда телефон тапкан хатын-кызны төрмәгә утыртмакчы булалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда телефон тапкан хатын-кызны төрмәгә утыртмакчы булалар

Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

3 мең ярым сумлык кесә телефоны аркасында 28 яшьлек Чаллы кызын төрмә утыртырга мөмкиннәр. Аңа "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Телефонны ул урламаган да, югыйсә. Урамнан табып кына алган. Тик хуҗасына кайтарырга ашыкмаган. 

63 яшьлек телефон хуҗасы исә полициягә мөрәҗәгать иткән. 14 комплекста югалтканын сөйләп биргән. 5 көн эчендә хокук сакчылары телефонны яшереп тотучы хатын-кыз эзенә чыкканнар. Хәзер аңа телефонны хуҗасына кайтарудан тыш, 2 елга кадәр ирегеннә мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять суд, полиция урлау

Нет комментариев