Чаллыда төп чыршының утлары кайчан кабыначак?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төп чыршының утлары кайчан кабыначак?

30 метрлы бәйрәм символы бизәлеп беткән.

Азатлык мәйданындагы чыршы утлары 16 декабрьда кабыначак. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Чыршыдан тыш, шәһәрдәшләребез өчен 85 фигура да урнаштырылды. Хәзерге вакытта шугалак ясыйлар. Узган елдагы сыман, биредә гирляндалар янып, музыка уйнап торачак. 

Чаллы хакимияте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев