Чаллыда Үзбәкстан Президентын сайлау була
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзбәкстан Президентын сайлау була

Анда ничә кеше катнаша?

29 июньдә Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда Үзбәкстан президентын вакытыннан алда сайлау була. Ул 5 июльгә кадәр дәвам итә. Участоклар иртәнге сәгать 9дан кичке 21 сәгатькә кадәр эшли.  

Бу көнне яшәү урынында булмаган кешеләр, 9 июльдә сайлау көнендә тавыш бирә ала. 

Чаллыда әлеге сайлауда катнашу хокукына 1200дән артык Үзбәкстан гражданы ия. Алар – студентлар һәм эшкә килгән мигрантлар.  
Исемле бюллетень алу өчен, алдан язылырга һәм Үзбәкстан паспортын күрсәтергә кирәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


выборы сайлаулар татарстан чаллы Үзбәкстан

Нет комментариев