Чаллыда хәрбине соңгы юлга озаттылар
Аңа 30 яшь тулган иде.
Бүген Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган Максим Богачевны соңгы юлга озаттылар.
Ул узган елның көзендә махсус хәрби операциягә киткән иде. Аңа кадәр армиядә ракета войскаларында хезмәт иткән.
Хәрби зонада Макс исеме белән йөргән ир-атка 2023 елның 4 мартында 30 яшь тулган. 29 апрельдә ул һәлак булган.
Максим Богачев Чаллы зиратында Дан Аллеясендә җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев