Чаллыдан Казанга китү юлында зур бөке
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Казанга китү юлында зур бөке

Барысына да юл-транспорт һәлакәте сәбәпче.

Иртәнге якта Чаллының Казан проспектында берничә км-га сузылган юл бөкесе хасил булды. Шул сәбәпле биредә транспорт хәрәкендә тоткарлыклар күзәтелә. Барысына да юл-транспорт һәлакәте сәбәпче. Авария Казан һәм Муса Җәлил проспектлары тоташкан урын янында килеп чыккан. "Хәзерге вакытта биредә сул як полоса ябык", - дип хәбәр итә машина йөртүчеләр. 

Бер сәгать элек 1 нче автомобиль юлының Комаров урамына борылган өлешендә дә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев