Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан мобилизацияләнүчеләрнең балаларына бүләк ясадылар

Аларны кинотеатрга чакырдылар.

Бүген Чаллыда 210 баланың күңелен күрделәр. Аларны шәһәр кинотетрына мультфильм карарга чакырдылар. Иң кечкенә тамашачыга 5 яшь. 
Балаларның күбесе әбиләре белән килде. Әниләре эштә. Гөлфия Бикиева да, оныкларым Станислав белән Ярославны иярттем дә әзрәк онытылып кайтыйк дип, килдем ди. Ул махсус хәрби операциягә улын озаткан.


-    Улым әлегә Казанда өйрәнүләрдә. Инде бер ай булды. Ул ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән иде. Бик авыр. Нык торырга тырышабыз. Көн дә исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Алга таба яшәргә, иң мөһиме балаларны төшенкелеккә бирдермәскә кирәк. Сабыйларның күңелләрен күрүләре өчен зур рәхмәт. Шунысы бар: хәзер бөтен авырлык киленгә төшә. Оныклар кадетлар мәктәбендә укый. Фатирлары - Сидоровка бистәсендә. Моңарчы аларны укырга улым Данил йөртә иде. Хәзер әниләре мәҗбүр. Юлда бушлай йөрүгә гаризалар кабул иткәннәр иде. Әлегә җавап юк, - дип сөйләде Гөлфия Бикиева. 

Чаллыда барлыгы 315 бала әтисен хәрби операциягә озаткан. Аларга карата аеруча игътибар күрсәтеләчәк. Кинотеатрга чакыру әле ул чараларның берсе генә диде Чаллының Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов. Аның әйтүенчә, балаларга ошаса, һәр атнаның ял көне – әти көне дип игълан ителәчәк. Ягъни балалар атна саен кионотеатрга йөриячәк. 


-    Мин мобилизацияләнгән ир-егетләр гаиләләре белән аралаштым. Тормыш иптәшләре балалар мәктәптән кайткач, өйдә утыралар дип сөйләделәр. Әтиләрен бик нык юксыналар икән. Гаиләдә, үзегез беләсез, әти кеше балалар өчен күңел күрүче. Хәзер кайбер балаларның әтиләре хәрби операциягә китте. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Җитмәсә, хәзер балаларның көзге каникуллары. 

Бәйрәм оештыруда шәһәр хакимияте һәм Чаллы Советы депутатлары катнашты. Билетлардан тыш, балаларны тәм-томнар белән дә сөендерделәр. 
Шәһәр Советы депутаты, “Далини” компанияләр төркеме генераль директоры Руслан Нигматулин:
-    Без әлеге изге гамәлнең дәвамлы булуын телибез. Балалар әтиләрен гел юксынып утырмасыннар. Кулыбыздан килгәнчә, без, эшмәкәрләр бөтен бәйрәмнәрдә катнашачакбыз. Сабыйларның яллары күңелле үтәргә тиеш. Яңа елга да аларга күркәм бәйрәм оештырырга уйлыйбыз. Бүләкләр дә булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт өлешчә мобилизация