Бу хакта Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
«МоскВа-К» фирмасы 78 яшьлек хатын-кызга кибеттән чыкканда имгәнгән өчен 650 мең сум компенсация түләргә тиеш. ТР Прокуратурасы хәбәр итүенчә, бу очрак 2024 елның июлендә Сөембикә проспектындагы кибетләрнең берсендә булган.
Пенсионер бинадан чыгып барганда автомат ишекләр кинәт ябылып, хатын-кызны бәреп еккан. Нәтиҗәдә аның бот сөяге урыныннан күчеп сынган. Зыян күрүчегә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзер өлкән яшьтәге хатын-кыз даими тәрбиягә мохтаҗ, ул мөстәкыйль рәвештә йөри алмый.
Әлеге хәлдән соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд ведомствоның дәгъвасын канәгатьләндергән һәм зыян күрүчегә мораль зыянны каплау өчен 650 мең сум түләү турында карар чыгарган.
Нет комментариев