Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде

Ул берничә урында, шул исәптән ГЭС бистәсендә ишегалдындагы бәйрәмдә дә булды.

Чаллының ГЭС бистәсендәге 7/2 йорты ишегалдында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында бәйрәм булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән "Безнең ишегалды" программасы буенча әлеге йортның ишегалды танымаслык булып яңартылды. Биредә машина кую урыннары, җәяүлеләр юлы, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.

"Ремонт башлангач кешеләр куркып калдылар. Хәзер нәтиҗәсеннән барсы да канәгать", - дип "Наш дом" территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Любовь Кутузова ТР Рәисенә рәхмәт белдерде.

Биредә яшәүчеләрне шатлыклы вакыйга белән котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. 

"Соңгы 5 елда хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән Чаллыда 493 ишегалды төзекләндерелде. Моның өчен 8 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде. Рөстәм Нургалиевич сезгә бик зур рәхмәт", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм сүзне мәртәбәле кунак - ТР Рәисенә бирде. 

 

"Безнең ишегалды" дип исемләнгән программа гамәлгә кергәннән бирле  республикада 5000нән артык ишегалды тәртипкә китерелде. Бу - мөһим проект. Ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кеше иртән ишегалдына чыга, кич өенә кайта. Көндез балалар, өлкәннәр шунда ял итә. Чаллының ишегаллларын тәртиптә тотучыларга рәхмәт. Иң мөһиме иҗтимагый киңлеклекләрдә төрле чаралар үткәрелсен. Төзекләндерелгән объектларны сакларга кирәк", - диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.

Ул алдынгы ТОС җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды. 

Эшлекле сәфәре барышында 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "С.Титов исемендәге катыргы -кәгазь комбинаты" халык предприятесендә һәм  Ислам рухи-мәгариф үзәге (Җәмигъ мәчете) төзелешендә булды.

Комплекс мәчет бинасыннан һәм мөхтәсибәтнең административ корпусыннан тора. Үзәк гөмбәзле мәчет 4 мең кешегә исәпләнгән.

Төзелеш 2017 елда активлашты. Бүгенге көндә газ котельнясы монтажы төгәлләнгән, газүткәргече, электр һәм су кертелгән. Төп бинада барлык тәрәзәләр һәм витражлар куелып беткән, фасадны бизәү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры ТР Рәисе "Наш двор"