Чаллыга җылы көннәр кайта
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга җылы көннәр кайта

«1 октябрьдән яңгырлар туктап, көннәр бераз җылытып җибәрергә тиеш», - дип фаразлый синотптиклар.

Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да, ял көннәренә кадәр салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

1 октябрьдән исә яңгырлар туктап, көннәр бераз җылытып җибәрәчәк. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, Чаллыда шимбә һәм якшәмбе көндезге сәгатьләрдә температура +15 градуска кадәр күтәреләчәк. 3-7 октябрьләрдә дә кояшлы һәм җылы һава торышы көтелә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев