Чаллылыларны табиб белән саф һавада йөрергә чакыралар
Шулай ук урында сулыш гимнастикасы серләренә төшенү мөмкинлеге дә булачак. Чарада катнашу бушлай.
1 октябрьдән Чаллыда “Табиб белән саф һавада” дип исемләнгән чараларны яңартып җибәрәчәкләр. Шәһәр хакимияте «Танар» гаилә клиникасы белән бергә 5 ел элек башлап җибәргән әлеге проектны чаллылылар бик яратып кабул итте.
Очрашуларны оештыручы – Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов билгеләп үткәнчә, чарага теләге булган һәркем килә ала. Аның кысаларында шәһәрдәшләребез өчен лекция үткәрелә, ә аннан соң табиб белән берлектә урман буйлап йөрергә тәкъдим ителә. Нәкъ менә саф һавада йөргәндә катнашучыларның үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу, белгечнең фикерен ишетү мөмкинлеге бар.
Шулай ук катнашучылар очрашу барышында сулыш гимнастикасы серләренә дә төшенә алачак. Чарага керү бушлай.
Илшат Солтанов
фото: tanar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев