Чаллының 27 комплексында яңа яктырткычлар урнаштырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 27 комплексында яңа яктырткычлар урнаштырдылар

«Хәзер караңгыда йөрүе бер дә куркыныч түгел”, - дип сөенә чаллылылар.

“Ниһаять, шәһәребезнең Орган залы һәм “Олипийский” спорт мәктәбе тирәсендә яктырткычлар урнаштырдылар. Хәзер караңгыда йөрүе бер дә куркыныч түгел”,  - дип сөенә 27нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина.  Светодиод яктырткычлар Мәскәү проспектыннан Тынычлык проспектына таба баручы җәяүлеләр юлында да урнаштырылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев