Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 32нче комплексында аянычлы хәл

Урында хокук сакчылары, табиблар эшләде.

32нче комплекстагы йортларның берсендә 52 яшьлек ир-ат гомере өзелде. Ул дуслары һәм туганнары белән җыелып, исерткеч эчемлекләр куллана. Берзаман туганының улын кимсетә башлый, аның якыннары турында начар сүзләр әйтә. Бу, әлбәттә, тавыш-гаугага китерә. Ахыр чиктә 35 яшьлек ир-ат кул күтәрә. Кунаклар таралгач, ике ир-ат арасында кабат тавыш чыга. Егет туган абыйсын аягы белән типкәләп үтерә.  

Гаепләнүче сак астында. Ул моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара дип белдерә ТР Тикшерү комитеты җитәксенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять