Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 54 комплексына коткаручылар килгән

Ир-ат транспорт чарасының салонында газ баллонын күреп ала.

Чаллыда бер ир-ат 54 комплексның ишегалдында торган Фольксваген маркалы автойорттан шикләнеп коткаручыларны чакырта. Ул әлеге транспорт чарасының салонында газ баллонын күреп ала. 

“Микроавтобус тротуарга куелган. Инде 4 сәгатькә якын кушылган килеш тора. Йөртүчесе юк”, - дип шалтырата ул Бердәм коткару хезмәтенә. 

 

Нәтиҗәдә, урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр, хокук сакчылары, табиблар, “Горгаз” хезмәткәрләре килә. Бәхеткә алар бернинди куркыныч чыганагы да тапмый. Транспорт чарасының 44 яшьлек хуҗасы да салонда була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы